- сүз
- 1. Бер яки берничә аваздан төзелеп билгеле бер грамматик форма алган (сөйләмдә җөмлә кисәге яки җөмлә булып кулл. тор.) һәм төшенчә белдерә торган иң кечкенә лексик берәмлек. Бер яки берничә аваздан тезелеп, логик яки грамматик мөнәсәбәтләрне белдерә (сөйләмдә җөмлә кисәге дә, җөмлә дә була алмый) торган иң кечкенә лексик берәмлек ярдәмлек сүз 2. Сөйләшү, әңгәмә; сөйләп бирелә торган фикер сүзгә катнашу 3. Җыелышта һ. б. ш. җирдә: телдән ясала торган чыгыш соңгы сүз белән чыгу 4. Сөйләү хокукы сүз иреге 5. Фикер, караш: бәяләмә каршы сүз әйтмәде 6. Киңәш, тәкъдим һ. б. ш. олылар сүзе 7. Шелтә, тәнкыйть, гайбәт һ. б. ш. сүз ишеттерү 8. Вәгъдә сүз куешу. Ант сүз бирү 9. СҮЗЛӘР – Музыкаль яки шигъри әсәр тексты 10. с. Бер сүз белән генә белдерелә торган сүз җөмлә
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.